Главные новости Алдана
Алдан
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Айваз Садыйров, туганын җирләп кайтканда, юлда булган гыйбрәтле хәл турында сөйләгән

0

Алып баручы Айваз Садыйров туганын җирләп кайтып килгәндә туган уй-фикерләре һәм бер гаҗәеп күренеш хакында сөйли.

Әтинең бер әйтә торган сүзе бар: «Хәзер татарлар түбәтәйле мәҗлесләрдә генә күрешәләр». Шушы түбәтәйле мәҗлесләргә никахлар, ашлар һәм үлем-китем, кеше озатулар керә.

Шимбә көнне дәү әнинең апасын җирләп кайттык. Олы кеше иде инде, 80нән узды. Соңгы елларда әлеге буын туганнарны озату белән еш очрашабыз. Әти ягыннан да әбинең бертуган сеңелләрен шулай узган елларда җирләгән идек. Мәрхүмнәрне озатып кайтканда, башыма төрле уйлар керә. Бу юлы да шуларны барладым әле.

Барыбызга да таныш ситуация инде бу. Берәр әби яки бабай киткәнне икенче төрлерәк кабул итәсең. Яшь кеше вафат булганда – бөтенләй башка хис-кичерешләр. Олы кеше киткәндә, шулай булырга тиешлеген аңлап, үзеңне тыныч тотасың.

Иң беренче уй: әби-бабайларны, олыларны озатканда, нәсел җепләреңне, аның тирәнлеген, сиңа булган элемтәсен барлау өчен мөмкинлек туа. Әби-бабайларның нәсел башларын уйлыйсың, искә төшерәсең. Ниндидер бер эчке горурлык хисе дә, кайбер әйберләрне сорап кала алмадым, дигән бер үкенеч тә туа.

Икенче уй: бүген күрешүләр аз, юк дәрәҗәсендә. Бик сирәк очрашабыз. Чын күңелдән кунакларга йөрүләр, очрашулар, без үскәндә ешрак була иде. Әби-бабайлар бер-берсенә киләләр иде. Алдан әйтеп тору юк. Киләләр дә, син шунда гына беләсең килгәннәрен. Бу инде – күп тапкырлар сөйләнгән тема. Әмма тагын бер кат шуның рәхәтлеген искә төшереп аласың.

Әтиләр буынында кунакка йөрүләр сирәгәйде. Бездә инде, гомумән, юк дияргә була. Туганнар хәзер шундый мәҗлесләрдә, кешене соңга юлга озатканда гына очраша. Әле яңа туганнарыңны табарга да мөмкинсең. Кемдер сиңа чыбык очы туган булып чыга.

Туганыбызны җирләп кайтканда, бер гыйбрәтле хәл дә булды. Машинада әни, мин, дәү әни һәм әнинең сеңлесе кайтабыз. Юлда берәү машина туктатып тора. Артта ике кеше булгач, иркенләп утырырга урын юк кебек. Туктамыйча узып киттек. Инде авылга җитәбез дигәндә, дәү әнинең сумкасы юк икәнлеге исенә килеп төште. Сеңлесен күмәргә баргач, күрше авылда онытып калдырган. Минәйтәм, менә теге кешене утыртмаган идек, әҗерен күрә башладык. Минем белән мондый хәлләр еш кына була. Мөмкинлек чыгып та яхшылык эшләмәсәң, барыбер алдагы юлың бик үк уңып бетми. Монда да шулай, сумканы алып кире кайтканда, бу кешене утыртырбыз дип, киттек күрше авылга. Ләкин сумканы алып авылга кайтканда, ул кеше юк иде инде. Югыйсә, ул арада утырып китәрлек машина да күренмәгән кебек булды. Кайткач, әбиләр исә төшерде: нәкъ шул урында бер Изгеләр чишмәсе бар икән. Анда бер бабай үлгән. Риваять буенча, аңа фәрештәләр җеназа укыганнар, һәм шул җирдә чишмә агып чыккан. Әлеге чишмә әле дә бар, кешеләр суын кулланалар икән.

Бу вакыйганың шушы көнгә туры килүе күңелләрне әллә нишләтеп җибәрде. Тормыш турында уйланырга җирлек булды, – дип сөйли Айваз.