Главные новости Абакана
Абакан
Октябрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яшүсмер, дәрес хәзерләргә кушкан өчен, үги анасын пычак кадап үтергән

0

Красноярск краенда яшүсмер рәхимсез рәвештә үзенең опекунын үтергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Хакасия төбәге һәм Республикасы буенча Баш Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «KAZANFIRST» басмасы.

Красноярск краеның Железногорск шәһәрендәге бер фатирда 54 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен тапканнар. Үтерүдә шикләнелгән 15 яшьлек яшүсмер тоткарланган. Хатын-кыз яшүсмернең опекуны булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: © «Новости Казань/Татарстан» телеграм каналы

2013 елда 54 яшьлек Лара Валераны уллыкка алган, дип яза «Новости Казань» телеграм каналы. Бер көн элек егет һәм аның үги әнисе талашкан була. Ана кеше улыннан даими рәвештә укуын таләп иткән. Бу аның ачуын китергән. Конфликт вакытында Валера пычак ала һәм опекунның муенына һәм күкрәгенә суга. Хатын шунда ук үлә. Бу вакытта үтерелгән хатынның 86 яшьлек әнисе дә өйдә була. Ул кычкырган тавышлар ишетсә дә, бүлмәсеннән чыкмый. Малай аны да үтерер дип курка.

Фото: © «Новости Казань/Татарстан» телеграм каналы

Җинаять кылгач, укучы йокларга яткан, ә иртән, торып, берни булмагандай, мәктәпкә киткән. Үтерелгән хатынның гәүдәсен аның әнисе таба, шуннан соң полиция чакырта.

Укучының психик авыруы барлыгы билгеле. Элегрәк бу гаилә, егетнең агрессив тәртибе аркасында, социаль-куркыныч хәлдә, дип танылган була.