Смоленск өлкәсе вице-губернаторы, Нурлат районының элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшин вафат
Смоленск өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Алмаз Әхмәтшин вафат булган. Аңа 58 яшь иде. Бу хакта Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин Телеграм-каналында хәбәр итте.
2023 елдан Әхмәтшин Смоленск өлкәсе Хөкүмәте командасында эшли, анда төзелеш комплексын, юл хуҗалыгын һәм коммуналь инфраструктураны җитәкли. Элегрәк ул үзен югары профессиональ һәм үз эшенә бирелгән җитәкче буларак күрсәтеп, Татарстан Республикасы үсешенә сизелерлек өлеш керткән иде.
«Алмаз Сәлим улы белемле җитәкче һәм профессионал, шулай ук күп кешеләр өчен ул ярдәмчел һәм яхшы күңелле кеше иде, һәрвакыт зирәк киңәш бирергә әзер иде, безнең өлкән иптәшебез,» – дип билгеләп үтте Василий Анохин.
Губернатор мәрхүмнең туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең һәм дусларының кайгысын уртаклашты.
Алмаз Әхмәтшин 1967 елның 11 мартында ТАССРның Нурлат районы Биккол авылында туа. 2008-2010 елларда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау департаментын җитәкли, министрның инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары була. 2010 елдан 2016 елга кадәр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы урынбасары вазифасын башкарган. Әхмәтшин Нурлат районын 2018 елдан җитәкләгән.
«Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» һәм «Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәренә ия.