ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда һәр өченче татар теле укытучысына 35 яшь яки аннан да азрак

0

2006-2008 елларда Татарстан мәктәпләрендәге татар теле укытучыларын махсус тикшерү вакытында әлеге категория мәгариф хезмәткәрләренең төп сыйфатлары ачыкланды. Татар теле укытучысы – ул күбесенчә яшь һәм урта яшьтәге хатын-кыз. Һәр өченче укытучының яше 35 яшьтән күбрәк түгел. Укытучыларның 29 проценты 36-45 яшьтә, 31 проценты 45-55 яшьтә, 4 проценты 55 яшьтән өлкәнрәк. Бу хакта «Миллиард. Татар» яза.

Әлеге педагогларның үзенчәлеге – аларның татар теленә карата мотивациясе югары. Сораштырылган укытучыларның 76 проценты әлеге һөнәрне сайлавының сәбәбе турындагы сорауга җавап биреп: «Мин – татар, һәм мин туган мәдәниятемне һәм телемне үстерергә тиеш», – дип җавап биргән. Сораштырылучыларның 31 проценты: «Бу минем сәләтем», - дип билгеләп үткән. Һәр унынчы педагог мәктәпкә эшләргә әти-әнисенең эзләреннән барган.

Татар теле укытучыларының укыткан фәнен, туган телен яратуы һәм шәхси сыйфатлары укучыларның телне өйрәнүгә карата кызыксынуына бик нык тәэсир итә. «Ни өчен рус теле дәресләренә уңай карыйсыз?» дигән сорауга 26 процент, ә «Ни өчен татар теле дәресләренә уңай карыйсыз?» дигән сорауга 33 процент югары сыйныф укучылары «Укытучы ошый» дип җавап бирүе очраклы күренеш түгел. Гомумән алганда, 2006-2008 елларда Татарстан югары сыйныф укучыларының 94 проценты һәм рус милләтеннән булган балаларның 61 проценты татар теле дәресләренә уңай карашта булган.

«Миллиард. Татар» ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты социологлары үткәргән Татарстан шәһәрләрендә телгә бәйле вазгыятьне тикшерү нәтиҗәләре турында материаллар циклын дәвам итә.