ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Хөсәен Ибраһим Таха Казан Кремленең мәртәбәле кунаклары китабында язма калдырды

0

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) генераль сәркатибе Хөсәен Ибраһим Таха Казан Кремленең мәртәбәле кунаклары китабында язма калдырды. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

ОИС генераль сәркатибе Татарстанда республика Рәисе һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килде.

Көннең беренче яртысында ОИС генераль сәркатибе Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгында булды, анда Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы белән танышты. Аның өчен презентацияне агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина уздырды.

Соңрак генераль сәркатип Болгар архитектура-тарихи музей-тыюлыгында булды. Аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россиянең даими вәкиле Турко Даудов озатып йөрде.