Саба районы Елыш авылында яшәүче Җиңү бәйрәменә капка каршысын бизәгән
Саба районы Елыш авылында яшәүче Раиф Сабиров үзенең шәхси йорт биләмәсенә Җиңү бәйрәме уңаеннан тематик төсмер керткән. Бу хакта http://saby-rt.ru сайтында хәбәр ителә.
Капка баганаларына Россия, Татарстан һәм Саба районы эләмнәре урнаштырылган, капка каршысы матур итеп бизәлгән.
Биредән беркем дә битараф кына узып китә алмый, фотога төшәләр, хуҗаларга Җиңү көненә шундый ихтирам күрсәтүләренә рәхмәт әйтәләр.