ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда майның икенче декадасында һава торышы климат нормасы чикләрендә булачак

0

2025 елның 11 маеннан 20 маена кадәр Татарстан Республикасында уртача һава температурасы климат нормасына туры киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Фараз буенча, температура уртача күрсәткечләргә якын булачак: республика буенча – +13,6 °C, Казан буенча – +13,4 °C. Нормадан тайпылышлар көтелми.