Артур Минһаҗев җәйге мәхәббәт турында җыр тәкъдим итте
«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Артур Минһаҗевның мәхәббәт турында чираттагы җыры чыкты. Ул «Җәйге мәхәббәт» дип атала.
Җырның сүзләрен Эльвира Әхмәтова, ә көен Гүзәлия иҗат иткән.
«Сине әле дә шундый гүзәл,
Кояш нуры – синең күзләр.
Назларыңны тоеп көн дә,
Җәйдә яшим мин бүген дә.
Җәй җылысын саклап кына,
Яратып һәм назлап кына,
Язлар, көзләр, кышларны да
Бергә үтик җырлап кына...»