ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Авыл янында йөргәндә елан чаккан 4 яшьлек малай авыр хәлдә

0

Ленинград өлкәсендә 4 яшьлек малайны елан чаккан, бала реанимациядә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

13 июльдә Запорожский авылы тирәсенә урманда йөргән чакта, баланы елан чага.

«Петербургта яшәүче 4 яшьлек малай әнисе белән урманда йөри, шунда аның аягын елан чага», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

Әни кеше баланың аягы шешүен күреп ала һәм хастаханәгә алып бара. Сабыйны реанимациягә салганнар. Хәзер ул авыр хәлдә, диелә хәбәрдә.