ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кайнатма ашауның нинди зыяны бар?

0

Әзер кайнатмада шикәр микъдары 60%ка кадәр җитәргә мөмкин, ә шикәрне артык күп куллану икенче типтагы диабетка һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин. Бу турыда РИА Новостига Красногорск хастаханәсе терапевты Анастасия Лозикова сөйләгән.

«Кайнатма әзерләгәндә бик күп күләмдә шикәр өстәлә – 60%ка кадәр. Шикәрне артык күп куллану икенче типтагы диабет үсешенә һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына сәбәп була ала. Шуңа күрә мондый диагнозлы кешеләргә, шул исәптән гипертония һәм метаболик синдромнан интегүчеләргә, кайнатманы сак куллану киңәш ителә. Бер аш кашыгы – сезнең максималь нормагыз», – диде Лозикова.

Табиб шулай ук кайнатманың табигый җиләк-җимешкә тиң булмавын ассызыклады. Чөнки җылы эшкәртү вакытында С витамины кебек файдалы матдәләр юкка чыга – ул югары температура тәэсирендә таркала, диелә хәбәрдә.