ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Илсөя Бәдретдинова яңа сезонда бик күп районнарга һәм шәһәрләргә килмәячәк

0

Татарстанның атказанган артисты, татар эстрадасы җырчылары арасында иң күп концерт куючыларның берсе Илсөя Бәдретдинова ныклап яңа сезонга әзерләнә һәм, социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә кайбер номерлардан өзекләр куеп, тамашачысын кызыктыра да башлады.

«Быел графикта бик күп үзгәрешләр бар. Кызганыч, бик күп район һәм шәһәрләр графиктан төшеп калды. Шулай ук Чаллы шәһәрендәге концертлар да ел да очраша торган ноябрь аенда түгел, март һәм апрель айларына күчте.

«Кирәк» дип исемләнгән шоу-программада сезне бик күп үзгәрешләр, яңалыклар көтә. Яңа алымлы экран, әле сез күрмәгән утлар...

«Илсөя чыгарыр инде мөгез», «әстәгъфируллаһ» дип әйтә торган сюрпризлар, яңа кешеләр көтә. Кыскасы нәкъ Илсөячә булачак», – дип яза җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиева.

Киләсе сезонда тәкъдим ителәчәк номерларда яңа егетләр чыгыш ясый, гитарачы Сергей Тихонов, Айсхана күренми.