ru24.pro
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Палаткада үзе генә булган»: Турист хатынны аю ботарлаган

0

Камчаткада аю һөҗүм иткән хатын-кыз авыр хәлдә хастаханәдә ята. Бу хакта Камчатка краеның Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ сайты хәбәр итә.

Хатын-кыз Елизов хастаханәсенең реанимация бүлегендә, ул аңында түгел. Палаткада йоклап яткан хатын-кызга аю 18 июльдә һөҗүм иткән. Ул палаткада ялгызы гына була, аның кычкырган тавышына башкалар йөгереп килгән һәм аюны куып җибәргән.

«Зыян күргән хатын-кызны шок халәтеннән чыгардык, тик ул барыбер авыр хәлдә, әлегә аны транспортировкалау мөмкин түгел», – дип хәбәр иткәннәр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Аю хатын-кызны тешләргә өлгергән, аның тәнендә ертылган, тешләнгән урыннар күп, барыннан да бигрәк аркасына зыян килгән.

Баштарак Саратовтан Камчаткага килгән 43 яшьлек хатын-кызга да аю һөҗүм иткән. Хатын-кыз Россиядәге иң зур геотермаль электростанция урнашкан Мутнов сопкасына палаткалы походка килгән була.

Тикшерү комитеты ерткыч һөҗүме буенча тикшерү башлаган. Камчатканың гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Лебедев сүзләренчә, хатын-кыз теркәлмәгән туристик төркем составында булган.

Хәзер Камчатка аучылары аздан гына туристны үтерми калган аюны эзли, диелә хәбәрдә.