«Март күрсәтәчәк әле!» Язын һава торышы нинди була?
Кышны озатырга ашыкмагыз, әле мартта да Россия территориясендә -10..-13 градус салкын булачак, дип фаразлый Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Бу турыда РИА Новости яза.
«Март – кыш ае ул, шуңа күрә мартта температура минус 10-13 градуска төшү – нормаль күренеш. Әйе, гыйнвар суперҗылы булды. Ләкин кышны озатырга ашыгырга кирәкми, температура - 10га кадәр төшәчәк әле. 20 мартка кадәр бу – нормаль күренеш», – ди ул.
Аның сүзләренчә, Россиянең Европа өлешендә кар вакытыннан иртәрәк эреп бетәчәк.