ru24.pro
Intertat.ru
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мәетне ярудан баш тарту мәсьәләсе хәл ителә бугай: Дәүләт Советында эшче төркем төзелгән

0

Исегезгә төшереп узабыз: апрель аенда «Интертат» сайтында авыруга һәм башка ярдырмаска мөмкин булган сәбәпләрне исәпкә алмыйча, мәетләрне рәттән яру темасына багышланган язма чыккан иде. Бу тема резонанс уятты. Сүз соңгы елларда барлык мәетләрне яра башлаулары һәм моның бик чыгымлы булуы турында бара.

  • Үлгәннән соң да тынычлык юк, яки Татарстанда мәетне ярмыйча җирләү мөмкинме?

Июнь аенда РФ Дәүләт Думасы депутаты, 2007-2013 елларда ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов бу мәсьәлә белән шөгыльләүен, халыктан мөрәҗәгатьләр күп булуын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Минемчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дәрәҗәсендә аутопсия (мәет яру) буенча чикләү билгеләргә һәм, яру кирәк булса, үлгән кешене транспортлау чыгымнарын каплау чыганагын билгеләргә кирәк», – дип белдергән иде депутат.

Ул Татарстан һәм Россия федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыкларына хатлар юллавын әйтте, әлеге мәсьәләне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дәрәҗәсендә хәл итәргә мөмкин, дигән иде.

Шул вакытларда, Диния нәзарәте үтенече белән, Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге мәсьәлә буенча киңәшмә узды.

  • Депутат Айрат Фәррахов мәетләрне яру турында: «Бу эштә акча эшләү, бизнес төзү – мәсхәрә»

«Бу мәсьәләдә без, һичшиксез, чыгу юлын табачакбыз»

Бүгенге көндә бу мәсьәләне хәл итү юлында тагын бер адым ясалган. Айрат Фәррахов инициативасы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшче төркем төзелгән. Узган җомгада төркемнең икенче утырышы булган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттем, һәм аның йөкләмәсе буенча эшче төркем төзелде. Эшче төркемнең бурычы – барысын да җентекләп өйрәнү, анализ ясау һәм тәкъдимнәр әзерләү. Эшче төркемнең 2 утырышы булды.

Федераль закон буенча, үтерү билгеләре булмаган очракта, гражданнарның үлгәннән соң ярдырудан баш тарту хокукы бар. Үлгән кешенең медицина картасы, диспансеризация турында мәгълүматлар, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүләре булмаган очракта, медицина хезмәткәрләре өчен авырлыклар барлыкка килә. Медицина хезмәткәрләре, үлгәннән соң, эпикриз һәм үлем турында белешмә язарга тиеш. Шуңа, карар кабул итү өчен барысын да анализларга кирәк. Минем уйлавымча, безгә тагын 1-2 утырыш кирәк булачак.

Татарстан Республикасы законына үзгәреш кертү кирәк, дигән тәкъдим булды, тик эшче төркем андый үзгәрешләр кирәкми, дигән нәтиҗәгә килде. Хәзер безнең төп бурыч – бу мәсьәләгә кагылышлы федераль норматив актларны барлау. Сораулар тудыра торган федераль норматив актлар бар, шуңа эшче төркем федераль үзәк белән эшләячәк, – дип сөйләде ул.

Депутат сүзләренчә, эшче төркем төзелгәннән соң, мәетне яру мәсьәләсе буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр килмәгән. «Элек бик күп мөрәҗәгатьләр килә иде. Миңа мөрәҗәгать иткән район башлыклары халыкның бераз тынычлануын әйтте. Бу сорау халыкны борчылмасын өчен без җентекләп эшләргә тиеш. Шәһәрләрдә бу проблема юк диярлек, әмма районнарда бар. Бу мәсьәләдә без, һичшиксез, чыгу юлын табачакбыз», – диде ул.

Айрат Фәррахов әлеге мәсьәләгә карата үз позициясен белдерде. «70 яшьтән соң табигый үлем белән үлү очрагында, кеше мәетне ярудан баш тарту хокукын куллана – бу минем позиция. Бу хокук законда каралган. Ассызыклыйм, сүз табигый үлем турында бара», – диде ул.

Эшче төркемгә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР прокуратурасы, ТР Хөкүмәтенең Хокук идарәсе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Православие җәмгыяте, полиция, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, танылган юристлар кергән. Айрат Фәррахов бу мәгълүматны үзенең телеграм-каналында да яза.

Айрат Фәррахов олыларга карата түбәндәге киңәшләрен бирде:

Федераль закон буенча, кеше исән чакта үз ихтыярын, теләген җиткерә ала. Кеше бу теләген алдан әйтә яки язып калдыра ала. Диспансеризацияләрне вакытында узарга кирәк, медицина картасы булу мөһим. Олы кеше хастаханәгә йөри алмаса, медицина хезмәткәрләрен өйгә чакыру мөмкинлеге дә бар. Олы кешеләрнең кышка балалары янына китеп тору күренеше бар, медицина документларын, медицина картасын да алып китәргә кирәк, чөнки дөнья хәлен алдан белә алмыйбыз, – диде ул.

«Интертат» бу теманы яктыртуны дәвам итәчәк.