ru24.pro
Intertat.ru
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Ачлык һәм аерым продуктлардан баш тарту – куркыныч»: Сәламәт ябыгу өчен табибтан 7 киңәш

0

1нче киңәш: Атнага кило ярымнан да артык ябыгырга ярамый

Табиблар әйтүенчә, ябыгу этаплап барырга тиеш, шул вакытта гына ул сәламәт санала. Атнасына 500 граммнан 1,5 килога кадәр ябыгу – иң яхшысы.

«Моннан артык ябыгу сәламәтлек өчен зарарлы, чөнки организм моны стресслы халәт буларак кабул итәчәк. Ә стресс вакытында кеше, киресенчә, күбрәк ашый башлый, һәм кире эффект барлыкка килә», – дип аңлатты сугыш ветераннары өчен госпиталь поликлиникасының терапия бүлеге мөдире, гастроэнтеролог, нутрициолог Кристина Майорова.

Акрын ябыгу – кеше өчен иң дөрес һәм куркынычсыз вариант.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2нче киңәш: Ничек тукланырга һәм нәрсә белән тукланырга кирәклеген үз үрнәгеңдә күрсәтергә кирәк

Табиблар күзлегеннән караганда, диета – ул начар. Аңа организм дөрес эшләми башлаганда гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Әлеге хәлгә килеп җитмәс өчен, балачактан дөрес тукланырга кирәк. Шул ук вакытта ата-аналар балага: «Бу ярамый, ә менә бу – ярый», – дип әйтергә тиеш түгел. Ничек тукланырга һәм нәрсә белән тукланырга кирәклеген үз үрнәгеңдә күрсәтергә кирәк», – дип ассызыклады Кристина Майорова.

Генетика турында да истә тотарга кирәк, ди табиблар, гадирәк әйткәндә, тән конституциясе шулай ук мирас итеп алына.

«Мәсәлән, ата-аналар үзләренә дә, балаларына да чипсы, сохари, татлы ризык ашарга рөхсәт итә, һәм шуның белән балаларына шундый үрнәк күрсәтүләрен оныта. Бүген бөтен ата-аналар да бу продуктларның ни дәрәҗәдә зарарлы булуы турында уйламый. Ә аннары бала «ни өчен мин башкалардан тазарак» дип уйлый», – ди табиб.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

3нче киңәш: Интуитив туклану яхшы, иң мөһиме, моны дөрес эшләү

Табиблар сүзләренчә, ябыгуның сәламәт ысуллары да аз түгел. Мәсәлән, интерваль туклану, интуитив туклану бар.

Кристина Майорова интуитив туклануны хуплавы һәм үзе дә аның принципларын куллануы турында әйтә. Табиб, организмны ул теләмәгән ризык белән тукланырга мәҗбүр итәргә кирәкми, дип саный. Нәрсә бирсәләр, шуны ашау гадәте балачактан килә, ди ул. Сабыйларны сәгатькә карап имезәләр, ә үсеп җиткәч, тәлинкәгә салынган бөтен нәрсәне ашарга мәҗбүр итәләр.

«Ризык порциясен күңелдән 2 өлешкә бүләргә мөмкин. Әгәр яртысын ашаганнан соң туклану хисе барлыкка килсә, калган яртысын ашарга кирәкми. Аннарыга калдырыгыз. Бәлки, 2 сәгатьтән сезнең тагын ашыйсыгыз килер. Һәм бу – дөрес булачак», – дип сөйли табиб.

Интуитив туклану үз организмын бик яхшы хис итүчеләргә туры килә. Табиб сүзләренчә, әгәр кешенең ниндидер билгеле бер продуктлар ашыйсы килә икән, аның организмында ниндидер витаминнар яки микроэлементлар җитмәскә мөмкин.

«Әмма интуитив туклануны кайчакта үз-үзләрен аклау өчен дә кулланалар: «Организмым таләп итә, 1 шоколад ашыйм әле», – бу инде дөрес түгел. Шоколад ашаганда, без бәхет гормоны алабыз. Әмма 1-2-3 көн шулай туклану – ул инде ихтыяҗ түгел, ә патология», – ди ул.

4нче киңәш: Ачлык яхшылыкка китермәячәк

Интерваль ачлык та популяр, әмма гастроэнтеролог әйтүенчә, күпләр бу ябыгу ысулын дөрес аңламыйча куллана.

«Интерваль ачлыкның берничә схемасы бар. 8гә 16 була – син 16 сәгать тыныч кына ашыйсың, 8 сәгать ашамыйсың. Биологик сәгать буенча шулай килеп чыга да, кичке аш 16 яки 17 сәгатьтә, ә иртәнге аш 8-9 да. Ачлык интервалы сез йоклаган вакытка туры килә – бу адекват алым. Ә кайчагында кеше 2 сәгать ашый, ә калган 22 сәгатен ашамый. Әлбәттә, бу – дөрес түгел. Без никадәр күбрәк ачлык кичерәбез, организм моны шулкадәр күбрәк энергия югалту дип кабул итә башлый, һәм аңа бу энергияне торгызырга кирәк. Ул аны үз запасларыннан алачак», – ди табиб.

Диабетикларга, мәсәлән, интерваль ачлык катгый рәвештә ярамый.

«Бездә кеше өчен стандарт нормаль рацион бар: аның 50 процентын – аксымнар, 30 процентын – майлар, 15-20 процентын углеводлар алып торырга тиеш», – ди Кристина Майорова.

Нутрициолог ябыгу өчен таблеткаларны хупламый, чөнки ябыгу һәм авырлык җыю – физиологик процесслар. Табиб фикеренчә, ябыкканда дару препаратлары кулланылырга тиеш түгел.

Фото: © «Татар-информ»

5нче киңәш: Глюкозадан болай гына баш тартырга ярамый

Иң куркыныч диета дип, табиб ризыктан баш тартуны атый. Мәсәлән, кеше «ярма яки майлы ит ашамаячакмын» дип карар кыла. Һәм гомумән углеводлардан баш тартырга уйларга мөмкин.

«Табигать тарафыннан организмда аксымнар да, майлар да, углеводлар да булырга тиеш, дип уйланылган. Димәк, шулай булырга тиеш. Мәсәлән, кеше углеводлардан аңлы рәвештә баш тарта икән, шуны истә тотарга тиеш: глюкоза – ул углевод, ул безнең энергия сәләтенең төп элементы. Глюкозадан баш тартырга ярамый. Сәламәт табигый углеводлар бар бит – йөзем, бал, банан, виноград, ә шикәр түгел», – дип ассызыклый доктор.

Табиб фикеренчә, файда китерми торган нәрсәләрдән – мәсәлән, артык майлы ризыктан, тәмләткечләрдән баш тартырга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ»

6нчы киңәш: Төнлә ашамагыз

Табиб ассызыклаганча, төнлә ашау – начар гадәт. Төнлә организм йоклый, һәм метаболизм туктый.

«Кичке 7-8дә безнең организм йокларга әзерләнә, ул барлык процессларны акрынайта. Шуннан соң ашарга ярамый, чөнки ул эшкәртелми», – дип сөйләде белгеч.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

7нче киңәш: Яраткан спорт төрегезне табыгыз һәм эмоцияләргә бирешмәгез

Ябыгуның төп принцибы: күпме калория кулланганбыз икән, шулкадәр сарыф итәргә тиешбез. Шуңа күрә адекват физик йөкләнеш мөһим.

Кристина Майорова, сәламәт авырлыкта калу өчен, күңелгә ятышлы физик шөгыль табарга киңәш итә.

«Мин, мәсәлән, йөзәм. Йөгерүне гомумән яратмыйм, ниндидер фитнес дәресләрне дә кабул итмим, минем өчен бу – күңелсез. Кешегә шатлык китерүче билгеле бер шөгыльләр бар. Бу – игътибарны читкә юнәлтү дә, бәхет гормоннарын алу да», – ди табиб.

Гадәттәгедән күбрәк ашарга теләгән продуктларны табарга, алардан төрле ризыклар әзерләргә була, ди табиб.

«Ә тагын эмоциональ халәт мөһим, ул һәр кешедә бик какшаган. Күпләр, әгәр стресс яки тискәре хисләр кичерә икән, моны ашау белән басарга тели, ә бу – начар. Алай эшләмәс өчен ихтыяр көче булырга тиеш. Кеше ачу, үпкә хисләрен кичергәндә, ни өчендер, үзен ач дип уйлый, ә бу алай түгел. Бу – бары тик шундый хис, бу очракта иң күбе су эчәргә кирәк», – дип нәтиҗә ясый доктор.

«Татар-информ»нан тәрҗемә.