Җәннәткә Пәйгамбәрләрдән соң иң беренче булып кем керер?
«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында «Җәннәткә Пәйгамбәрләрдән соң иң беренче булып кем керер?» дигән сорауга хәдис чыкты.
عن جابر قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «أوّل من يدخل الجنةَ الأنبياءُ، ثمّ الشهداء
Аллаһ илчесе, аңа Аллаһның рәхмәтләре һәм сәләме булсын, әйтте:
Җәннәт бакчаларына беренче булып Пәйгамбәрләр, ә алардан соң Аллаһ юлында шәһит булып киткәннәр керер. Тәрих Уәсит, 191 бит, Тәрих Әсбахан, 3/403, Зәһрүл-Фирдәүс, 20
«Динебез Ислам һәм Казан ханлыгы өчен көрәшкәннәрнең рухлары шат, яткан урыннары җәннәт бакчалары булсын, Раббыбыз аларның тырышлыкларын юкка чыгармасын иде. Әмин. Тарихыбызны онытмыйк, онытуга да юл куймыйк!» – диелә бу постта.