Башкортстанда 3 балалы ир белән хатын үз-үзләренә кул салган
Башкортстанда ир белән хатын «парлы суицид»ка барган, аларның 3 балалары ятим калган, дип яза Baza.
36 яшьлек Артур һәм 34 яшьлек Лилиянең мәетен 14 яшьлек кызлары таба. Төнге икедә ул уянып китә һәм, әти-әнисен күрмәгәч, эзли башлый. Гаражга кергәч, ул аларның мәетләрен күрә һәм полициягә шалтырата.
Ир белән хатын үзләренә кул салган, дип фаразлана. Моның сәбәбе билгесез, әмма якыннары әйтүенчә, ир хатынын бик нык көнләгән һәм алар шул сәбәпле еш талашкан.
Өч бала ятим калган.