«Мин алтынчы баламны көтәм, безгә ярдәм итәргә тиешләр»
«Күп балалы гаиләләргә карата тискәре мөнәсәбәттә булучылар шулкадәр күп: хәтта бала тудыру йортларындагы санитаркаларга кадәр: «Нәрсәгә хәерче арттырырга!» – дип кычкыра. Аларның барысына да шушы хатымда җавап бирергә телим!
Мин хәзер алтынчы баламны көтәм. Ирем эшли, мин балалар тәрбиялим. Әйе, без ярлы – торагыбыз арендага алынган, участогыбыз бар, әмма йорт төзергә акчабыз юк. Әлбәттә, кемдер «хәзер балалар пособиеләре яхшы» дип әйтер. Бәлки, шулайдыр да, әмма безгә алар җитми...
Урамда сыйныфташ кызны очраттым. Ул, минем йөкле икәнемне күреп, миннән, саклану чаралары турында беләсеңме, дип сорады. Аның чәчләренә ябышасым килде, ләкин бала турында уйлап, тыелып калдым. Аның 2 баласы бар, ире дә, үзе дә эшлиләр, матур киенәләр, һәм бу – гаҗәп тә түгел. Менә аңа 5 бала бирсәң, ул алай күренә алмас иде.
Балаларны тәрбияләү – бик зур хезмәт. Әгәр дә гади кеше кичке алтыда эштән чыга һәм күңел ача ала икән, минем өчен бу – икенче смена башлана дигән сүз. Моның өстенә, ирне дә карарга, ашатырга кирәк.
Мораль яктан да, физик яктан да бик авыр. Ләкин мин, барлык балаларым да лаеклы кешеләр булып үсәрләр, дип ышанам, һәм, кем белә, бәлки, алар арасында дөньяны коткарачак яки Ватан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәчәк даһи үсәдер.
Һәр кешенең үз өстенә нинди йөк алырга дигән сайлау мөмкинлеге бар. Хәзер кызлар карьера үсешен сайлый, алар өчен хәтта 1 бала тудыру да – зур батырлык. Шул баланы тәэмин итәр өчен алар эшләүләрен дәвам итә. Мин күп балалы әни юлын сайладым, һәм мин илнең демографиясен яхшырту өчен тырышам. Сезнеңчә, бу юлларның кайсысы яхшырак?
Шөкер, даими ярдәм күрсәтә торган меценатлар бар. Ләкин бервакыт мин «ни өчен ел саен ярдәм аласың» дигән сүзләрне ишетә башладым. Әгәр бирәләр икән, ник алмаска? Горурлык күрсәтеп хәерчелектә үләргә җыенмыйм. Балаларым хакына мин үземнең горурлыгымны җиңәргә әзермен.
Кайбер туганнар безне читләтеп үтәргә, безнең белән аралашмаска тырыша, без ярдәм сорарбыз дип куркалар. Ә ярдәм итүчеләр безгә шундый түбәнсетеп карыйлар, әйтерсең лә алар – Аллаһ, һәм без алар алдында 200 сум өчен баш ияргә тиешбез. Тешне кысып булса да, моны эшләргә туры килә.
Минемчә, гаилә алтынчы баласын тудыру белән, хакимият шунда ук 5 бүлмәле фатир бирергә, коммуналь түләүләрне үз өстенә алырга һәм гаиләнең һәр әгъзасына яшәү минимумы күләмендә айлык пособие билгеләргә тиеш. Ә сез ничек уйлыйсыз? Мин булачак Ватанны саклаучылар һәм булачак әниләрне үстерәм.
Ә шулкадәр бала өчен җаваплылыкны үз өстенә ала алмаучылар – эшләсеннәр. Бәлки, күп балалыларга, безнең тавышыбыз ышанычлырак һәм катырак яңгырасын өчен, берләшергә вакыттыр?»
«SAKHAPRESS»тан тәрҗемә ителде.