Главные новости Самары
Самара
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28

«Эшмәкәрләр – сыер кебек, аларны савып торырга кирәк»

0

Бөтендөнья авыл эшмәкәрләре җыены 3 көн дәвам итәчәк. Кичә ачылыш булды, бүген җыен делегатлары, алдынгы үрнәкләр белән танышу өчен, Тәтеш һәм Апас якларына юл тотты, ә иртәгә «Корстон»да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш булачак. Авыл предприятиеләре җитештергән продукция күргәзмәсе дә көтелә.

Васил Шәйхразыев: «Әгәр табышыңнан бер өлешен бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә бермә-бер арттырып бирә»

Быел җыенга Россия Федерациясенең 46 регионыннан һәм Татарстаннан 900дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. «Интертат» җыен ачылышында яңгыраган төп фикерләрне тәкъдим итә.

Җыенның ачылу тантанасы Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә узды. Тантананы Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде. Ул үз чыгышында эшмәкәрләрнең татар милләтенә күрсәткән хезмәтләрен югары бәяләде һәм җыенның әһәмиятен ассызыклап, бу чараның татар халкының икътисади һәм социаль үсешенә булышлык итәчәген билгеләп үтте.

– Барыбыз да – татар авыллары эшмәкәрләре. Без – җирдә эшли торган кешеләр. Кемдер техника белән эшли, кемдер авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшелчә, бодай, чөгендер, чәй үстерә. Кайберләрегез шәһәрдә, район үзәгендә яшәсәгез дә, эшегез авыл белән бәйле.

Шулай булгач, татар авыллары эшмәкәрләренә үсеш – динамика кирәк. Үсеш өчен укырга, аңларга, очрашырга, яхшы тәҗрибәләрне табып, алар белән бүлешергә кирәк. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы татар эшмәкәрләрен чакырып, үсеш өстендә эшләргә булыша. Депутатлар бармы, җитәкче татармы, авыл хуҗалыгында теге яки бу мәсьәләне ничек хәл итәсез – шушы һ.б. сорауларга бергәләп җавап эзләп, аралашып, өйрәнеп, үсеш юлларын эзлибез.

Татарстан – алда баручы төп субъектларның берсе, бездә уңай шартлар һәм үзебезнең үрнәкләр күп. Ел саен 8 федераль округка барып, татар активы белән очрашабыз.

Авыл хуҗалыкларын сезгә күрсәтеп, авыл халкының мәдәният йортында ничек эшләвен, эшмәкәрләрнең эшләү рәвешен һ.б. тәкъдим итәсебез килә. Сез аларны күреп, чагыштыра аласыз: «Болар алга киткән», яки «Без дә төшеп калганнардан түгел икән», – диярсез. Бәлки, кемнәрдер: «Безгә килегез. Ничек эшләргә кирәклеген өйрәтеп җибәрербез», – дияр. Иң мөһиме – битараф булмау. Килгәнсез икән, күп итеп файдалы мәгълүмат, белемнәрне туган ягыгызга алып китегез.

Хәтерлисезме, 20 элек Татарстанда: «Сөт савыр алдыннан сыерларга классик музыка тыңлатсагыз, алар сөтне күбрәк бирә, сөт баллырак, тәмлерәк була икән», – дип аңлата башлаганнар иде. Татар авыллары эшмәкәрләре җыенына ел саен килгән кеше: «Рәхмәтлемен, тагын да үсеш кичерәсем килә», – дисен иде. Бизнесның төп законы – керем. Табыш булгач, аны төрле өлешкә бүләргә була: үсешкә, дивидендка һ.б. Безнең төп максатыбыз – татар авылларын саклап калу. Күпчелек эшмәкәр авылларны саклап калуга ярдәм итеп тора.

Табышның бер өлешен татар авылын күтәрүгә – мәчет, мәдәният йорты, Сабан туе, мохтаҗларга, зияратларны күтәрүгә бирәсез икән, ислам дине ягыннан караганда ул – бәрәкәт була. Баш казый һәрвакыт шуны әйтеп тора: «Эшмәкәрләр – сыер кебек, аларны һәрвакытта да савып торырга кирәк. Сауган сыер гына күп итеп сөт бирә», – ди. Дөрес бит.

Ислам динендә болай: әгәр табышыңнан бер өлешеңне бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа рәхмәтле булып, бермә-бер арттырып бирә. Сәдака, мохтаҗларга ярдәм бирәсездер, йөрәк бит бәрәкәт ала. Күңелдә тыныч була.

Шуңа күрә дә, әгәр табышның бер өлешеннән авылыбызга ярдәм итәбез икән, татар буларак бөтен яктан да түгәрәкләнәбез.

Моннан тыш, тагын да үсәсе килә, дисез икән, Татарстан бар. Без монда бөтен мөмкинлекләрне тудырып, аның белән үзегезнең эшегезне башлап җибәрергә була. Татарстан, Казан белән генә горурланып түгел, ә «мин монда эшем белән дә кердем, шуңа күрә бәрәкәте бар» диярсез бәлки. Бергә булу, бәлки, шуңа этәргеч булыр?

Бергә булыйк, бердәм булыйк. Өч көн эчендә бер-беребезгә карата әлеге сыйфатларны күрсәтик. Бергәләп үсәр өчен, сораулар, тәкъдимнәр, шелтәләр кабул ителә, – диде Васил Шәйхразыев.

Ясалма фәһемне Татарстанда авыл хуҗалыкларында куллана башлаганнар – нәтиҗәсе нинди?

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Ясалма фәһемне авыл хуҗалыгында куллану турында әйтте.

– Республикада пилот проект буларак берничә хуҗалыкта Ясалма фәһем нигезендә сыер савуны контрольгә тоту системасы кертелде. Ул процессны реаль вакытта күзәтеп барырга, сыер савуның регламентын үтәмәү очракларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Сыер сауганда ялгышлык китә икән, әлеге система җитәкчегә, бригадир, сантехник, ветеринар табибка кисәтү җибәрә.

Икенче бер хуҗалыкта терлекчелекнең халәтен анализлау системасы кертелде. Әлеге система терлекнең аксый башлавын ачыклау өчен даими мониторинг ярдәмендә аларны күзәтергә мөмкинлек бирә. Ясалма фәһем хайваннарның йөрешендә һәм халәтендә кеше өчен сизелмәгән үзгәрешләрне теркәп барырга сәләтле. Нәтиҗәдә, малларны тизрәк дәвалау мөмкин, даруларны да экономияләп, сыерны исән калдырып була.

Татар авыллары эшмәкәрләре – авылда туып үскән, аның кадерен белеп, төпле хезмәт тәрбиясен алып үскән чын җир уллары һәм кызлары. Шундый җыеннар безгә үзара эшлекле элемтәләр булдыру һәм тәҗрибә уртаклашу өчен зур мөмкинлек бирә. Бүген үзгәрешләр чорында авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренә таянып яши, сез – авылны үстерүчеләр, яшәтүчеләр һәм эш урыннарын булдыручылар. Авылда эш булса, ул яши, – диде Гарипов.

Ленар Гарипов: «Татарстанда көчле хуҗалыкларга зур игътибар бирелә»

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары республикада хуҗалыкларның торышы турында да сөйләде.

– Татарстанда көчле хуҗалыкларга зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә 400 меңләп шәхси хуҗалык, 2600 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар 2024 елда тулаем 142 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Татарстан мондый нәтиҗәләргә ирешүнең авыл хуҗалыгын цифрлаштыру һәм модернизацияләү комплекслары зур булуга йогынты ясый.

Узган елның йомгаклары буенча Татарстан агросәнәгать комплексының цифрлы трансформацияләү динамигы буенча беренче урын алды. Авыл хуҗалыгына цифрлы технологияләр кертү буенча 2 ел рәттән башка төбәкләр арасында беренчелекне тотабыз.

Тәтеш, Апас районында эшмәкәрләрнең тәҗрибәсен күрерсез. Бу районнарда алдынгы эшмәкәрләрнең ничек эшләвен, тәҗрибә куюларын карарсыз. Татарстан агросәнәгать комплексының узган елгы нәтиҗәләренә тукталсак, республика тулысынча үзебездә җитештерелгән төп азык-төлек төрләре белән тәэмин ителә. Ит, сөт, йомырка, икмәк, шикәр һәм бәрәңге буенча тәэмин ителеш Татарстанда яшәүчеләргә һәр кешегә исәпләнгәндә нормадан 100 процентка артык.

Узган ел һава шартлары җиңел түгел иде, шулай да, авыл хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә, югары күрсәткечләргә ирешеп булды. Барлыгы 341 млрд сумга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, нәтиҗәдә, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча лидерлы төбәкләрнең беренче өчлегенә керде, – дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Татарстан Фәннәр академиясе Президентыннан теләк: «Республикабыз файдасына хезмәт итүегезне телим»

Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, республика файдасына хезмәт куеп, актив хезмәттәшлек итәргә чакырды.

– Бурычларыбыз уртак: барлык даирәдә дә илебезнең үсешен тәэмин итәргә, шул ук вакытта үзебезнең миллилегебезне, милли йөзебезне саклап калырга тиеш. Мөһим булган эшегездә уңышлар, яңа җиңүләр юлдаш булсын. Үзегезнең кыйблагызга тугры калып, алга таба яңа максатлар куеп, халкыбыз, илебез, республикабыз файдасына хезмәт итүегезне телим. Төбәкләр белән актив эшләү турында да уйлашабыз, хезмәттәшлек итәргә чакырам.

Эшмәкәрләрне күрергә бик шатбыз. Бу көндә без аларга булышырга тырышабыз: укучылар арасында да студент-эшмәкәрләр бар, алар күбесенчә фән белән шөгыльләнә. Сезнең арагызда да фән белән кызыксынучылар бардыр. Җыен эшендә уңышлар телим, куелган гамәлләр бәрәкәтле булсын.

Бик күп эшләр башкарыла. Рәискә, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтлебез. Россиянең фәнни-технологик үсешенә бәйле Татарстан Республикасы Мәскәү, Санкт-Петербург арасында икенче, өченче урыннарда тора. Узган ел Татарстан Фәннәр академиясе фәнни технология буенча үсеш программасын әзерләде. Шунысын аерым әйтәсем килә: узган ел Россия Президенты Владимир Путин имзалаган указда беренче мәртәбә гуманитарий юнәлеше дә урын алды, илнең өстенлекле фәнни-технологик үсешләрнең берсе буларак күрсәтелде. Барлык форумнар, конкурсларда Татарстанга көчле төбәк буларак карыйлар, безгә игътибар итәләр.

Россия халкының тарихын, телен, мәдәниятен саклап, өйрәнү, үстерү мәсьәләләре илдәге җәмгыятьнең бүгенге торышы һәм үсеше өчен зур әһәмияткә ия икәнлеге аңлашыла. Бу өлкәдә безгә беркем дә кыенлыклар тудырмый, алга таба да актив эшләргә генә кирәк. Фәннәр академиясе үз чиратында фәнни проектларны тормышка ашыруда булышлык күрсәтергә әзер, бездә бәйгеләр үтә, грантлар бирелә. Яшьләрне фәнгә тарту өчен күп чаралар күрелә, – дип билгеләп үтте Татарстан Фәннәр академиясе Президенты.

Васил Шәйхразыев: «Эш урыннарын булдыруда да үзебезнең татарларга ярдәм итәсе иде»

Чара ахырында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эшмәкәрләргә, татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен, Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды:

– Күптән түгел Адыгея Республикасына барып кайттык, анда татар авылларының торышын, халкын күрдек. Красноярск краенда да татарлар белән очраштык. Күп кенә җирләрдә татарлар авторитетлы: хакимият каршында да, башка милләт каршында да. Башкортстан, Оренбург, Самара, Ульяновск, Ижевск, Чиләбе дибезме, һәр җирдә татар авыллары бар, тырышып, яшәп, эшләп яталар.

Бүген авылда кем эшләргә тиеш соң, дигән сорау туа. «Авыл» төшенчәсенең мәгънәсе дә үзгәрә бит. Мәсәлән, безнең авыл акрынлап кына ял итү үзәгенә әйләнеп бара. Чөнки апалар-абыйлар олыгайды, малларын суйды, кемдер тавыклар да тотмый. Кешеләр бүгенге көндә дача сатып алмый, чөнки авылларда газ, су кергән, бакчасы бар. Карыйсың, икенче бер авылда бөтен җирдә утлар яна, үзбәк сыер савып йөри, таҗик тракторчы булып эшли. Шуңа күрә эш урыннарын булдыруда да үзебезнең татарларга ярдәм итәсе иде.

Бу катлаулы сорауларга җавап табып, бер-беребезне югалтмыйча, үсешләрне күреп, рәхмәтле булып яшик. Бүген без балаларга, оныкларга телне, динне бирәбезме? Кайвакыт: «Безгә авыр», – дибез. Әти-әниләргә, әби-бабайларга җиңел булганмы?

Бүген Татарстанда гына да 1510 мәчет бар. Өлкәләргә барганда, рәхәтләнеп, мәчетләргә керәбез. Мөфтиләрнең күбесе – татар, җомга намазында татарлар юк диярлек, дибез. Икенче яктан караганда, якшәмбе мәктәпләре татарлыкны саклап кала, милләттәшләребез зур эш эшли, һәм мин аның өчен рәхмәт әйтәм.

Дөньялар без теләгәнчә бармый. Махсус хәрби операциядә егетләребез юлбарыслар кебек көрәшә. Җиңүне тизрәк җиткерер өчен, эшмәкәрләр бик күп ярдәм итә. Гаиләләргә, егетләргә ярдәм җибәрәсез, без аны күреп торабыз. Рәхмәт сезгә! Оешмалар окоп шәмнәре, ятьмәләр, коры паеклар әзерләп, балалар хатлар язып җибәрә. Хактан да, без Җиңүне көтәбез. Ярдәмне туктатмыйк, – дип, Милли шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены ачылышын төгәлләде.