ru24.pro
Новости по-русски
Март
2024

Фирдүс Тямаев хатыны белән кызын бәби табу йортыннан алып кайткан

0

Фирдүс Тямаевның тормыш иптәше Резеда белән кызы Мәрьямне бәби табу йортыннан чыгарганнар. Җырчы аларны ике улы һәм якыннары белән бергә каршылаган. Бәби табу йортыннан чыгару тантанасының видеоларын җырчының сторисында күрергә була.

Тямаевларның өченче тапкыр әти-әни булуларын хәбәр иткән идек. Татар эстрадасындагы иң үрнәк гаиләләрнең берсе булган гаилә хәзер тагын да тулыланды – аларның ике малайлары янына бер кыз да өстәлде. Сабыйга Мәрьям исеме бирделәр.