ru24.pro
Все новости
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Чөнки ул халыкчан!» – «Шәһри Чаллы»ның «Пятачок» проекты «Күршеләр» конкурсында җиңде

0

«Әзер проектыбыз була торып, бәйгедә катнашмыйча калу бер дә дөрес булмас иде»

Резидә Йосыпова сүзләренчә, «Күршеләр» республикакүләм бәйгесе Чаллыда киң яңгыраш тапкан. Шушы бәйгенең таләпләренә тулысынча туры килүче, әзер «Пятачок» проекты булган «Шәһри Чаллы» газетасы да конкурстан читтә кала алмаган.

«Күршеләр» бәйгесенә багышлаган пресс-конференциягә барып кайттык та, коллективым: «Резидә Мәхмүтовна, безнең әзер проектыбыз бар бит инде. Әйдәгез, катнашып карыйк әле», – дип тәкъдим итте. Шәһәр мэрының пресс-сәркатибе Римма Мөхәммәтҗанова да: «Сезнең проект әлеге бәйгегә туры килә», – дип, шәхсән чыкты. Аның да киңәшенә колак салдык.

Әгәр нинди дә булса яңа проект уйлап утырасы булса, бәлки, читкә дә алып куйган булыр идем. Әмма әзер, халыкчан проектыбыз була торып, бәйгедә катнашмыйча калу бер дә дөрес булмас иде.

«Пятачок»лар оештыруның үз мәшәкатьләре бар, әлбәттә. Шәһәр уртасында электрын көйләү, утыргычлар урнаштыру, уздыру урынының үләнен чабу дисеңме... Бәйгедә катнашу өчен гариза бирер алдыннан, шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильдановка мөрәҗәгать иттем. Ул, берсүзсез, үзләрен партнер итеп язарга рөхсәт бирде.

Озак та үтмәде, безгә «сыйфатлы гариза» дигән хат килде. Без инде моны, сайлап алу турын уздык, дип аңладык. Шушы көннәрдә исә җиңүчеләр исемлегенә керүебез турындагы шатлыклы хәбәр килеп иреште», – ди Резидә Мәхмүтовна.

  • «Күршеләр» бәйгесе «Безнең ишегалды» программасының дәвамы һәм безнең илдә моңа кадәр уздырылмаган уникаль проект. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылды.

Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы архивыннан. Резидә Йосыпова бүләкләү тантанасында

«Өлкәнрәк яшьтәге кешеләргә күңел ачу урыннары юк диярлек»

Чаллы «пятачок»лары – «Шәһри Чаллы» газетасы өр-яңадан җан өргән проект. 1970-1980 елларда Чаллыдагы «КамАЗ» төзелешенә илнең төрле почмагыннан яшьләр җыела. Әлбәттә, яшьлек үзенекен итә – көндезләрен биредә зур төзелеш гөрли, ә кичләрен алар кечкенә мәйданчыкларда үзләре оештырган «пятачок»ларда күңел ача. Яшьләр анда таныша, кавыша. «Шәһри Чаллы»лылар шушы традицияне яңартты. Хәзерге «пятачок»лар инде чәчләренә чал кергән абый-апаларны яшьлекләренә алып кайта. Редакция «пятачок»ларны 4 ел дәвамында даими уздырып килә.

Хәзерге вакытта өлкәнрәк яшьтәге кешеләргә күңел ачу урыннары да юк диярлек бит. Сабантуйлар елга бер генә була, кыйммәтле концертларга йөрергә барысының да көченнән килми. Шуңа да безнең әлеге проектны халык шулхәтле күтәреп алгандыр. «Пятачок»ларның һәрберсенә 4 меңнән артык кеше җыела. Баштарак без чара турында мәгълүматны радио-телевидение аша да бирә торган идек. Хәзер ватсап, социаль челтәрләр аша гына таратабыз. Әле бу отпусклар чорында бераз өзеклек булып торган иде, редакциягә үзләре: «Нишләп үткәрмисез? Тукталдымыни ул?» – дип шалтырата башладылар», – ди баш мөхәррир.

Резидә Йосыпова бу чараны башлап җибәрү тарихына да тукталды. Аның сүзләренчә, редакция проектны газетаның имиджын күтәрү, аны халыкка күбрәк таныту максатыннан оештыра башлаган.

– Мине «Шәһри Чаллы»га мөхәррир итеп билгеләделәр дә, канатланып эшкә тотындым. «Шәһри Чаллы»ны халыкка тагын бер тапкыр ишеттерергә дип тукталдым мин бу «пятачок»лар уздыру идеясенә. Мөгаен, мин халыкның аларны сагынып яшәвен аңлаганмындыр инде. Шуңа да карамастан, «пятачок»лар шул дәрәҗәдә популярлашыр, халыкчан проектка әйләнер дип, күз алдыма китермәгәнмендер.

Алдыбызга куйган бурычым үтәлгәндер дип уйлыйм, чөнки «Шәһри Чаллы» исемен байтак яңгыраттык. Район газеталары атнага 1 генә тапкыр чыга торганга күчеп бетте, ә безнең чыгу ешлыгыбыз, киресенчә, артты. Газетаның «Пятачок» дигән кушымтасын да чыгара башладык. Коллективыбызга өстәмә эш булса да, без аны бик яратып башкарабыз», – ди ул.

«Артистлар әлеге проект аша акча эшләп ятмавыбызны аңлыйлар»

Әлбәттә, халыкны җыйдың да уздырдың гына түгел бит әле ул. Бер «пятачок»ны оештыру өчен дә күпме көч һәм вакыт киткәнне «Шәһри Чаллы»лылар үзләре генә беләдер. Әле бит, бөтен нәрсә коммерциягә корылган заманда, шундый чарага дәрәҗәле җырчыларны китерү, аларны күндерү – үзе бер зур казаныш. Шушы еллар эчендә генә «Шәһри Чаллы» «пятачок»ларын 20дән артык топ-артист гөрләткән.

Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы архивыннан. Коллектив артистлар белән

«Филүс Каһиров, Эльмира – Рафил Җәләлиевлар, Алинә – Азат Кәримовлар, ИлСаф, Гүзәл Әхмәтова, Гүзәл һәм Илназ Бахлар, Әлфинә Әзһәмова һәм башкалар безнең «пятачок»ларда чыгыш ясады. Алар бастырып акча да сорамыйлар. Кешеләрнең чарага түләп кермәгәнлеген, безнең бу проект аша акча эшләп ятмавыбызны беләләр, «пятачок»ларның халыкчан икәнлеген аңлыйлар. Әлбәттә, без дә, үз чиратыбызда, аларны социаль челтәрләребездә күрсәтәбез. Чарадан туры эфир бара. Туры эфир вакытында безне Башкортстаннан, Мәскәүдән бик нык карыйлар. Бу – артистлар өчен дә бик файдалы.

Кайбер җырчылар үзләре сорап килә. Винарис Ильегет, мәсәлән, үзе «киләм» дип шалтыратты. Яшь, әле танылып бетмәгән артистлар кыштан бирле чыгыш ясарга теләк белдереп язалар. Аларның тулы бер исемлеге барлыкка килде инде.

Мин шулай ук үзебезнең шәһәр җырчыларына зур басым ясыйм. Чөнки алар «пятачок»ларның тарихын да беләләр, – ди әңгәмәдәшем.

«һәвәскәр артистларны җыеп, махсус концерт оештырырга кирәк»

Әлеге проект шәһәр һәм якын-тирә районнардагы бик күп һәвәскәр җырчы, биючеләрне ачыкларга да ярдәм итә икән. Аларның күбесенә «пятачок» сәхнәсендә балку бәхете дә эләгә. Резидә Йосыпованың, бу уңайдан, яңа идеясе дә бөреләнеп килә. Ул аны безнең белән дә уртаклашты.

«Узган «пятачок»та янәшәмә һәвәскәр җырчыбыз Зөбәрҗәт апа килгән иде. «Мине җырлатыгыз инде», – дип үтенеп сорады. Мин исә программаны үзгәртеп, җырлата алмадым, «икенче юлы чыгыш ясыйсыз» дип сүз бирдем үзенә. Бу юлы «пятачогыбызга», гаиләсе белән, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров килә. Инде сәхнәдә 4 җырчы булгач, аны тагын катнаштыра алмыйбыз. Зөбәрҗәт апага шәхсән шалтыратып, барысын да аңлатырга туры килде.

Берсендә бер абый сәхнәгә менде дә артистларга комачаулап йөри. Аска төшердек үзен. «Нигә мине сәхнәгә менгермисез, минем биисем килә», – дип канәгатьсезлек белдерә. «Соң, абый, менә бит, барысы да аста бииләр», – дим. «Ә минем сәхнәдә биисем килә. Мин – «КамАЗ»да эшләгән почетлы гражданин. Ә сез мине сәхнәгә менгермисез», – ди. «Сез сәхнә астында ныгытып биегез, конкурста сайлап алсалар, сәхнәгә менеп биерсез», – дип, җайларга-тынычландырырга туры килде үзен. Ахырдан, килеп, рәхмәтләрен әйтеп китте.

Менә шундый талантлы, сәхнәгә менәргә омтылучы апа-абыйларны күргәч, тагын бер яңа идея белән янып йөри башладым: матур итеп җырлый, бии торган кешеләрне җыеп, концерт оештырырга кирәк, дигән фикергә килдем. Әлеге кешеләр «пятачок» вакытында сәхнә артында җыелып, чыгыш ясарга теләүләрен белдерәләр. Миңа аларны кире боруы бик авыр. Чөнки алар барысы да бик талантлы, «пятачок»ларның берсен дә калдырмыйча киләләр.

Хәзер «пяточок» мәйданнарында яшьләр дә күренә башлады. Бу проектка, әкренләп, яшьләр дә тартыла. Мәсәлән, бию буенча бәйгедә узган ел бер 16 яшьлек кыз беренче урынны алды. Монысы – аеруча куанычлы, – дип сөйли Резедә Мәхмүтовна.

«Проект халыкчан булырга тиеш»

Әңгәмәдәшем сүзләренчә, «пятачок»ларның алып баручылар командасы да бик көчле.

«Илнур Гомәров – Кама арьягындагы иң популяр алып баручыларның берсе. Резедә Ганиева – минем коллегам. Без аның белән телевидениедә бергә эшләгән идек, профессиональ яктан бергә үстек. Үземнең коллегаларымны һәрвакыт якын итәм. Җырчы, алып баручы Артур Салихов та «пятачок»ларга ямь өсти.

Тавыш режиссерыбыз Илсур Нәбиуллин «киләм» дип кенә тора, беркайчан гозеремне кире какмый. Аның әнисе, җырчы Сәрия Нәбиуллина бер «пятачок»ны да калдырмыйча җырлый. Халык баянчы Фәнилә Салихованың гармунда уйнап җырлаганын бик ярата. Шул 4 мең кеше кушылып җырлый аңа һәм аны, безнең «пятачок»лар аша, хәзер республикада да бик күп беләләр. Чөнки безнең социаль челтәрләр аша «пятачок» видеоларын 6 млн артык кеше карады», – ди ул.

Резидә Йосыпова «пятачок»ларны концерт форматына гына кайтарып калдырмауның мөһимлеген, беренче чиратта, әлеге проект үзенең халыкчанлыгын югалтмаска тиешлеген билгеләп үтте.

«Алып баручыларга да төп таләбем шул – проект халыкчан булырга тиеш. Кремль залындагы концерт түгел, монда ниндидер билгеле бер чикләр була алмый. Безнең алып баручыларыбыз да шулхәтле осталар, сокланып карап торырлык. Галош аттыру уенында сәхнәгә бер яшь кенә хатын-кыз менде дә, галош кигәндә, моның аягындагы алтын чылбыры күренеп китте. Алып баручыбыз Илнур Гомәров та игътибар итте инде әлеге детальгә. «Алтын чылбырлар тагып килгәнсез. Бүген егетләр игътибар итми калмас әле үзегезгә», – дигән булды. Ә теге ханым: «Минем ирем, 4 балам бар», – димәсенме! Илнурның исә эмоцияләре үзгәрде, шаккатканы йөзенә чыкты. Тиз арада, «Гаилә елы» белән бәйләп, әлеге күп балалы әни турында бик урынлы, матур сүзләр әйтә алды. Болар барысы да – «на ходу» эшләнә торган әйберләр бит.

Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы архивыннан. Илнур Гомәров белән.

Бер биюче абзыебызны Әлфинә Әзһәмова сайлап сәхнәгә чыгарды. Ахырдан ул: «Мин авыру кызым белән килгән идем. Биредә җаным-тәнем белән ял иттем», – дип, елый-елый рәхмәтләрен әйтте. Без бит сәхнә астында күбесен күрмибез. Әлеге абый шул дәрәҗәдә матур бии икән! Ул бит үзе «сәхнәгә менеп биим әле» дип йөрми. Шундый очраклы, шәп чыгыш килеп чыкты», – дип, уңышлы мисаллар китерде Резидә Мәхмүтовна.

Сүз уңаеннан, әлеге абый биегән кадрлар интернетта таралып, ТР Рәисе Рөстәм Миңнахановның да игътибарын җәлеп иткән иде. Ул «Шәһри Чаллы»лыларны мактап, үзенең социаль челтәрләренә пост та урнаштырды.

«Бу проект безнең коллективны шул дәрәҗәдә берләштерде, ныгытты»

«Күршеләр» бәйгесендә җиңгән «бүләк»не «Шәһри Чаллы»лылар бизәлеш, күргәзмә әсбаплары булдыру өчен сарыф итәргә ниятли. Әлбәттә инде, күпмедер өлеше «пятачок»лар уздыру өчен тотылачак.

4 ел бу проектны оештырып, әзерләп, бушка эшләп йөргән журналистларыма да өлеш чыгарасым килә, – ди Резидә Мәхмүтовна. – Коллективыбыз җиңүебезгә бик сөенде. Шушы 4 ел эчендә бу проект безнең коллективны шул дәрәҗәдә берләштерде, ныгытты. Язмаларыбыз өчен геройлар табу, үз-үзебезне күрсәтү мөмкинлеге бу безнең өчен. Хәтта, декреттагы кызларыбыз да тыныч кына ял итә алмыйлар, күңелләре һаман безгә тартыла. СММ-белгечебез Айзирә Имамованың бәбиенә 5 ай гына. Әле кичә: «Пятачок»ның яңа урынына барып, локацияcен төшереп киләм. Кешеләргә аңлатырга кирәк», – дип язып ята. (Бу юлы «пятачок» яңа урында – Энтузиастлар бульварында булачак.) Айзирә шулай чарага анонслар ясый, «ВКонтакте»да «Шәһри Чаллы»дан «Пятачок» дигән, рәсми булмаган төркемебезне дә алып бара. Андагы видеоларны берничә ай эчендә миллионнан артык кеше карады, – ди ул.

Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы архивыннан

«Пятачок» проектына «Чаллының мәдәни феномены» дигән рәсми булмаган исем дә бирелгән икән.

Бу, чыннан да, Чаллыда гына була ала торган проект. Чөнки шундый зур төзелеш Чаллыда гына булган. Бирегә килгән кешеләр барысы да шушында төпләнеп калганнар. Шуңа да, хәзер урамга чыгып сорыйсың икән, ике кешенең берсе «пятачок»ны белә. Шәһәрне берләштерә торган тарихи традиция бу. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев та хәбәрдар, үзе дә «пятачок»ларыбызга килергә җыена. Димәк, ул аның әһәмиятен аңлый.

Дөрес, 4 ел эчендә төрле чаклар булды. Бер «пятачогыбыз» мобилизация башланган көннәргә туры килде. Ни күчерергә, ни үткәрергә белмибез, шундый кыен хәлдә калдык. Уздырган өчен ачуланучылар да булды. Ә күпләр: «Рәхмәт, шундый тынгысыз көннәрдә «пятачок»ка килеп, йөрәгемә тынычлык таптым», – дип, рәхмәт белдерде.

Кайберләр бирегә яшьлек мәхәббәтләрен күзләргә дә киләләрдер инде. Бию өчен менә дигән урын бу олырак яшьтәге ханымнар, абыйлар өчен. Ә кайда бию мөмкинлеге бар тагын? Сабантуйлар күбрәк концерт форматында уза. Өйдә дә бәйрәмнәр уздырып булмый, хәзер күршеләр шакый башлый. Шуңа да безнең чарага тартылалар. Группадашлары, классташлары белән күрешү урыны итеп тә сайлый халык безнең «пятачок»ларны», – дип сөйләде әңгәмәдәшем.