Главные новости Мамадыша
Мамадыш
Сентябрь
2024
1
2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15 16 17 18 19
20
21 22
23
24 25 26 27
28
29 30

«Иң «текә» туган көн булгандыр» – Данир Сабиров фанатын туган көне белән котлаган

0

Пародияләр остасы Данир Сабиров Мамадыш районында яшәүче яшүсмер фанаты Булатны туган көне белән котларга кергән.

«Бүген безнең Булат дусның туган көне икән. Минем мондый фанатны күргәнем юк иде. Бөтен юморларымны яттан өйрәнгән, сөйли. Туган көне дип әйттеләр дә, Уфага барышлый, Мамадышка кадәр барып җиттек», – дип сөйли-сөйли йорт эченә уза артист.

Артист мөмкинлекләре чикле Булат белән күрешә. Аны туган көне белән котлый. Календарь һәм флешкалар бүләк итә, шулай ук «Путиннан премия» дип, конверт та тапшыра.

«Рәхмәт, Данир Исланбаевич», – дип кочаклап алганга юмористның да күңеле була.

«Бөтен әйберегезне белә, сүзен-сүзгә, сезнең тавыш белән дә сөйли, Салават та булып сөйли», – дип әйтә Булатның якыннары.

Шул арада Булат Данир Сабировның укытучылар турындагы юморын да сөйләп бирә. Чәй табыны артында да көлешеп алалар.

Видеоны караучылар Данир Сабировның бу адымына сокланган.

«Данир – чын халык юмористы. Данирны күрсәм, күңел тынычлана»;

«Данир, сез – зур йөрәкле кеше. Булатны куандырдыгыз. Бу – аның өчен иң «текә» туган көн булгандыр»;

«Молодец, Данир! Кеше күңелен күрә белү – үзе бер бәхет. Сиңа «Путин күчтәнәче» 10 мәртәбә керсен»;

«Молодец, рәхмәт, Данир абый, минем күршемне сөендергән өчен! Ничә еллар кулга-кул тотынышып, бергә күрше булып яшибез. Бик күпне белә торган молодец егет. Рәхмәт күршемне сөендергәнгә!»

«Меңе белән Аллаһтан кайтсын сезгә!» – дип, изге теләкләрен юллаган комментарий калдыручылар.

«Миңа да шулай керә алмасызмы, Данир абый, мөмкин булса. Мин үзем Балык Бистәсе Күгәрчен авлыннан», – дип кунакка да чакырган берәү.