Песошин Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан хәрбиләренә бүләкләр тапшырды
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Ватанны саклаучылар көне алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында ТР Дәүләт Советы депутаты, махсус операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев сөйләде.
«23 февраль алдыннан махсус хәрби операция зонасына Премьер-министр Алексей Песошин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы дегеациясе килде», - дип билгеләп үтте парламентарий.
«Бәйрәм уңаеннан Республика хәрбиләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды», - дип аңлатты Шәрәфиев.
