Татарстанда буран һәм -12 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Бүген, 14 декабрьдә, циклонның төньяк-көнчыгышка китүе сәбәпле Татарстанда шактый салкын һәм дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән бераз кар явуын дәвам итәчәк, Казанда явым-төшем көтелми. Шуның белән бергә, аерым районнарда буран чыгарга, күз күреме бер-ике километрга кадәр начараерга мөмкин.
Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил урыны белән 15 метрга кадәр (ТР башкаласында – 14 метрга) көчәя. Юлларда бозлавык саклана.
Көндез Татарстанда һава температурасы -7..-12 градус, Казанда -9..-11 градус тәшкил итәчәк.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы ялларда республикада -22 градуска кадәр суытачагы хакында хәбәр иткән иде.