ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов: Россия ислам дөньясына тигез хокуклы мөнәсәбәтләр тәкъдим итә

0

Хәзерге вакытта мөселман илләре күп кенә эчке һәм тышкы проблемалар, шул исәптән террорчылык, исламофобия, тигезсезлек, глобальләшү шартларында үз кыйммәтләрен һәм бердәйлеген саклау мәсьәләләре белән очраша. Моның капма-каршысы буларак Россия ислам дөньясына тигез хокуклы мөнәсәбәтләр тәкъдим итә, дип белдерде «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышында аның җитәкчесе – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, мөселман илләре белән мөнәсәбәтләр сәүдә һәм инвестицияләр, мәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте, фән һ.б. өлкәләрдә үсеш кичерәчәк. Бу яклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту белән бергә, тотрыклы үсеш һәм халыкара иминлекне тәэмин итәргә дә булышачак. Моңа шул исәптән 2025 елда Малайзиянең АСЕАНда рәислек итүе дә ярдәм итәчәк.

«Россия һәм Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең мөнәсәбәтләрен ныгытуда мөһим фактор – яшьләр арасында халыкара элемтәләр. Без Ислам хезмәттәшлек оешмасы Яшьләр форумы белән бергә шушы эшне алып барабыз. Асылын дуслык һәм гомуми кыйммәтләр тәшкил иткән балалар һәм яшьләр проектлары күпполярлы һәм тотрыклы дөнья булдыру өчен нигезгә әверелә», - дип искәртте төркем рәисе.

Әйтик, дипломатиянең мәктәп клублары халыкара челтәре үсеш кичерә, шулар ярдәмендә төрле илләрдәге яшүсмерләр башка дәүләтләрдә дуслар таба, бер-берсенең гореф-гадәтләре, теле һәм мәдәнияте белән таныша. Хәзерге вакытта 20 илдә 200дән артык мәктәп булдырылган.

«Татарстан 2006 елда «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен төзү инициаторларыннан берсе булды. Илебезнең мөселман дәүләтләре белән элемтәләрен ныгыту буенча зур эш башкарылды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан башкаласында ел саен «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы үткәрелүен искәртте. 2024 елда анда 87 илдән 20 меңнән артык вәкил катнашкан. «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме эшчәнлеге бу юнәлешкә шулай ук зур өлеш кертә. Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең яшь лидерлары һәм яшьләр эшләре министрлары катнашында Казанда Глобаль яшьләр саммиты оештырыла.

«Киләсе елда да сезне һәм сезнең делегацияләрне әлеге чараларда күрүебезгә шат булачакбыз», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.