Татарстанда буран, күз күреме начарлану һәм көчле җил көтелә
Бүген кич Татарстанда һава торышы бозылу көтелә, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
11 декабрь кичендә, шулай ук 12 декабрь төнендә һәм иртән секундына 15-18 метр, Казанда 16 метр тизлектә көчле җил көтелә. Буран чыга. Күз күреме 1000 метрга кадәр начарлана.
12 декабрьдә көндез кар, җепшек кар явачак.
Синоптиклар юлларда бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.