ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дамир Натфуллин Дәрдемәнд күргәзмәсе ачылышында: Шагыйрь серле оптимизмга ия булган

0

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музеенда (Шәриф Камал мемориаль фатирында) шагыйрь, меценат, алтын приискалар хуҗасы Дәрдемәнд – Закир Рәмиевның 165 еллыгына багышланган «Сагышлы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Алып баручылар Идел Кыямов белән Мәликә Хәйрулла әйтүенчә, күргәзмәнең Шәриф Камалның мемориаль фатирында ачылуы очраклы хәл түгел. «Дәрдемәнд белән Шәриф аганың иҗади дуслыгы әле Оренбург чорларына барып тоташа. Дәрдемәндкә багышланган әдәби-музыкаль, шигъри кичәләр музейга ят түгел. Алар күп еллар дәвамында уздырылып килде һәм хәзер дә музей бу традицияләргә тугры кала. Казанлыларны күргәзмәне күреп калырга, аның бер өлеше булырга чакырабыз!» – диде алар.

«Быел татар халкының күренекле шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев – Дәрдемәнднең тууына 165 ел тулды. Бу безнең өчен мөһим дата. Быел шагыйрьне искә алу чаралары күбесенчә Татарстанда һәм Башкортстанда узды. Кичә генә Камал театры сәхнәсендә «Исте җилләр ил эченнән...» дигән шигъри-музыкаль кичә үтте. Экспозиция «Сагышлы» дип аталса да, Дәрдемәнднең ниндидер бер серле оптимизмга ия булганын күрәбез», - диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Аның әйтүенчә, бернигә дә карамастан, туган җиргә тугры калу, халкыңны ярату, телеңне кадерләү – болар барысы да бүген актуаль сыйфатлар.

«Димәк, Закир Рәмиев иҗаты бүгенге укучыны тәрбияләр өчен дә бик кирәк. Соңгы елларда Дәрдемәнд шәхесен, аның әдәбият, сәнгать тарихындагы ролен яшь буын төрле яктан ачарга тырыша: поэмалар, шигъри цикллар, яңа җырлар, спектакльләр куелды. Әле алга таба да иҗади эзләнүләр дәвам итәр дип өметләнәбез. Бу күргәзмә барыбыз өчен дә әһәмиятле һәм кадерле дип уйлыйм. Аны булдыруга өлеш керткән һәркемгә рәхмәтлебез. Аеруча Татарстанның халык артисты, опера җырчысы Марат Шәриповка рәхмәт. Ул күргәзмәгә Дәрдемәнднең шәхси әйберләрен тапшырды», - диде Дамир Натфуллин.

Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин әлеге күргәзмәнең бик кадерле булуын әйтте. «Чөнки моннан 25 ел элек бу бинада нәкъ шушы залда Дәрдемәндкә багышланган зур күргәзмә эшләнгән булган. Бу йортта Дәрдемәнд исеме еш яңгырый. Гомумән, Дәрдемәнд – милләтебезнең горурлыгы гына түгел, аны милләт буларак укмаштырган кешеләрнең берсе. Әлеге күргәзмә озак әзерләнде. Дәрдемәндне тиешенчә яктырта алу – бу музейда эшләгән һәр хезмәткәрнең хыялыдыр», - диде ул.

Ул Татарстан Милли музее генераль директоры Алисә Вяткина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, аның җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Милли музей хезмәткәрләре, экспонатларны – Рәмиевларның ядкәрләрен тапшырган опера җырчысы Марат Шәриповка рәхмәт әйтте. «Безгә иҗади иркенлек бирү – эшләргә юл ача. Дәрдемәнднең әйберләр безнең өчен бик кадерле, кыйммәтле ядкәрләр. Татарстан Язучылар берлегенә дә рәхмәт, чөнки монда берлек рәисе бүлмәсендә тора торган портрет та бар», - диде Айдар Шәйхин.

«Аллаһ теләсә, киләчәктә Казанда яки Уфада, татар үзәгендә Дәрдемәнд музее да булыр. Без исә шушы мәйданчыкта Дәрдемәнд музееның бер вариантын тәкъдим итәбез», - диде ул.

  • Күргәзмәдә Закир Рәмиевның исем-тамгалы юл сандыгы, сөлгесе, гаилә аш сервизыннан кашык, чәнечкеләр, самавыр, хатын-кыз киемнәре, ашъяулык, сөлге, тастымаллар, аның төрле шәхесләргә бүләк иткән предметларын (мәсәлән, Шәриф Камалга бүләк иткән каләмен), «Шура» журналын, XX гасырда төрле елларда басылып чыккан әсәрләрен, портретын, Бакый Урманче ясаган бюстын күрергә була. Күргәзмә ике ай эшләячәк.