Миңнеханов Казанда РФ һәм Малайзия хезмәттәшлеге комиссиясе утырышы үткәрергә тәкъдим итә
Казан Малайзия һәм Россия арасында икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышларының берсен үткәрү урыны булырга мөмкин. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыкты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышы алдыннан узды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан төрле тармакларда, шул исәптән ислам финанслары, хәләл продуктлар һәм хезмәтләр өлкәсендә Россия-Малайзия мөнәсәбәтләрен үстерүгә актив ярдәм күрсәтергә әзер.
Миңнеханов искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин 20 ел элек нәкъ менә Куала-Лумпурда Россиянең күзәтүче сыйфатында Ислам конференциясе оешмасына кушылырга ниятләве турында белдерде. Ул стратегик караш төркеменең утырышы РФ һәм ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерүдә җитди адым булачагын билгеләп үтте.
Татарстан Малайзия төбәкләре, шул исәптән Джохор һәм Саравак штатлары белән актив хезмәттәшлек итә. Әмма шуңа да карамастан товар әйләнеше зур түгел – 61 миллион доллар гына. 2024 елда әлеге күрсәткечнең бер ярым тапкыр артуы билгеләп үтелгән.
ТР Рәисе Татарстанның Россиядә ислам банкингын гамәлгә кертү буенча сынау төбәкләреннән берсе булуын искәртте. Бу элемтәләрне үстерү өчен перспективалы юнәлеш булып тора.
Әнвәр Ибраһим Россия, шул исәптән Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдән канәгать калуын әйтте.