ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Рабит Батулла: Язучы ихлас булырга тиеш

0

«Беләсезме нәрсә: Тукай бүләге алам дип әсәр яза башлау – җимерелүгә китерә. Көн кадагына суга торган әсәр язам да миңа урын бирәчәкләр, дигән нәрсә дә җимерелүгә китерә. Бу – ялган максат! Кеше бүләк алырга дип язарга да, ул турында уйларга да тиеш түгел. Бүләкне китереп бирергә тиешләр.

Катнашучылар арасында, премиягә лаек булырга дип, көн кадагына суккан темага яза башлаучылар күп – сизелә ул. Ихлассызлык, һөнәрмәнсезлек... Туфан Миңнуллинга бөтен бүләкләрен китереп бирделәр, чөнки ул ихлас язучы иде. «Казан утлары»ның соңгы номерларында берничә әсәр бүләккә өмет итеп язылган – ул күренә. Алар укырлык түгел. Болар әдәбилекне югалтканнар. Шуннан куркыгыз! Язучы ихлас булырга тиеш.

Җәмәгать, тел мәсьәләсе дә бар бит әле. Русча уйлап язылган җөмләләр бар. Мәсәлән, бер егет белән кыз яңгыр яуганда чыланып үбешеп торалар. Егет күзәтә: кызның юеш тәненә күлмәге ябышкан. «Аның тыгыз матур күкрәкләрен чыланган күлмәге ассызыклап тора иде», – дип язылган», – ди ул.\

Татарстан Язучылар берлеге утырышында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

  • Язучылар сөйләшә: «Курыкмыйча исемләп әйтәм – әсәрләрнең иң яхшысы минеке иде!