ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Миңнеханов Сенегал энергетика министры белән хезмәттәшлек перспективасы турында сөйләште

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сенегал энергетика, нефть һәм тау токымнары сәнәгате министры Бирам Сулей Диоп белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Ул бүген Россиягә эш сәфәре белән килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең Африка дәүләтләре белән хезмәттәшлеге һәрвакыт конструктив юнәлештә барды, ә Татарстан үз чиратында Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында Сенегал белән багланышларны үстерергә тели.

Соңгы вакытта Татарстанның Сенегал белән элемтәләре сизелерлек активлашты, дип искәртте ТР Рәисе. Әйтик, 2022 елның ноябрендә республикага Сенегалның Россиядәге Илчесе Жан-Батист Тиатьи Тин килде, ә 2023 елның июлендә – ул вакытта Сенегал Президенты булган Маки Салл. 2022 елның мартында Африка илендә Миңнеханов үзе булды.

Соңрак, 2024 елның июлендә, ТР Рәисе SIFI компанияләр төркеме президенты Абдеррахман Ндиае белән очрашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем Көнбатыш Африка илләре һәм аерым алганда Сенегал белән хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркем оештырылды.