ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы 97 процентка үтәлгән

0

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы 97 процентка үтәлгән. Бу хакта «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина әйтте. Аның сүзләрен Татарстан Рәисе матбугат хезмәте китерә.

Татарстанда программа кысаларында юл эшләре 99 процентка башкарылган. Муниципаль районнарның күбесе «Безнең ишегалды» программасы буенча юлларда эшләр төгәлләгән инде, Казан, Чаллы һәм Тукай муниципаль районында кайбер объектлар гына калган.

Шулай ук Татарстанда бөтен җирдә диярлек тышкы яктырту җайланмалары урнаштырылган (әзерлек 98 процент). Казанда һәм Түбән Кама районында эшләр тәмамлануга якынлаша.

Мәйданчыкларда спорт һәм башка җиһазларны монтажлауга килгәндә, биредә эшләр 93 процентка башкарылган.