Казанда Актаныш күргәзмәсенә югары бәя бирелде
Бүген Казанда «Казан» Агросәнәгать паркы базасында «Осталар шәһәре 2024» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм декоратив-гамәли сәнгать ярминкәсе узды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Анда Татарстанның муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашты.
Актаныш районының экспозиция мәйданчыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин булды.
Актаныш күргәзмәсенә югары бәя бирелде, диелгән хәбәрдә.
Фото: © https://aktanysh-rt.ru/