ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Түбән Камада Николай Зеленов истәлегенә трамвай йөри башлады

0

Түбән Камада Николай Зеленов истәлегенә бизәлгән трамвай вагонын линиягә җибәрү тантанасы булды. KAMA TYRES шин комплексы ветераннары аның беренче пассажирлары булды. Чара ике истәлекле датага – Шәһәрнең туган көненә, Яхшылык һәм хөрмәт көненә багышланды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шинчылар җылы дустанә шартларда шәһәр үсешенә һәм республиканың шин сәнәгатен торгызуга зур өлеш керткән күренекле шәхес, Түбән Каманың мактаулы гражданинына хөрмәт күрсәтү өчен җыелды.

Яңартылган трамвайда беренчеләрдән булып ветераннар йөрде һәм аның эчке бизәлешен бәяләде. Салонда мәртәбәле кунакларны кайнар чәй һәм тәм-томнар белән каршы алдылар. Вагонны юлга озатканчы алар «Түбән Кама шин»ның беренче генераль директоры биографиясендәге аз билгеле фактлар белән танышты, аның хезмәт казанышлары турында белде, архив фотоларын карады, легендар шинчының тормыш зирәклеге белән тулы цитаталарын, шулай ук Түбән Кама җитәкчеләренең Николай Александрович турында әйткән сүзләрен укыдылар.

«Николай Зеленов кебек җитәкчеләр, мөгаен, инде булмас. Ул җитештерүне үзенең биш бармагы кебек белә һәм, иң мөһиме, һәрбер эшчене диярлек йөзгә таный иде. Аны модернизация генә түгел, социаль тормыш мәсьәләләре дә кызыксындырды. Ул шинчы да, чын кеше дә. Яңартылган трамвайдан бик канәгатьбез. Юл яручыларыбызның истәлеген саклап калу мөһим», – дип билгеләп үтте шин җитештерү ветераны, «Түбән Кама шин»ның социаль тәэмин итү бүлегенең элеккеге башлыгы Асия Мусина.

Николай Зеленовны үз вакытында берләшмәнең профсоюз комитетын җитәкләгән пенсионер Илшат Усманов та җылы сүз белән искә алды: «Мин шин җитештерүдә 40 елга якын хезмәт иттем, әлеге еллар Николай Александрович җитәкчелегендә узуы минем өчен зур бәхет. Мин аның артыннан күзәтә, зирәклеген сеңдерә, кешеләр белән эшли белергә өйрәнә алдым. Трамвай салонында безнең директор турында шулкадәр күп мәгълүмат бирелүенә гаҗәпләнәм. Яшь буын да аны лаеклы бәяләр дип ышанам».

Шәһәр буйлап экскурсия Красный Ключ поселогында ветеран-шинчылар башкаруында җырлар һәм шигырьләр белән тәмамланды. Аннары чара кунаклары «Мирас» мәдәният йортына юнәлделәр, анда Яхшылык һәм хөрмәт көненә багышланган бәйрәм концерты узды.