ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Әлки районында «Тамчыдан күл җыела» хәйрия концерты булды

0

Әлки районында «Тамчыдан күл җыела» хәйрия концерты узды. Җыелган акча авыру балаларга ярдәм буларак биреләчәк. Бу хакта «Әлки хәбәрләре»ндә Айзирәк Мисалова яза.

Сәхнәдә бер-бер артлы дәрәҗәләре зур, хезмәтләре саллы, тавыш-моңнары күңел кылларына чиртә торган якташ йолдызлар чыгыш ясады. Иң өлкәннәрдән Әсхәт Хисмәт, Мирсәет Сөнгатуллин исемнәрен атау да, концертның ни дәрәҗәдә булуын күзалларга мөмкинлек бирә.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тамашачылар белдерүенчә, концерт бик югары дәрәҗәдә узган, аларны яшьлек елларына «алып кайткан».