ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Алабуга волонтерлары хәрбиләр өчен 600нче маскировкалау челтәрен үреп бетерде

0

Алабугада «Без бергә» гуманитар штабы волонтерлары шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен рекордлы 600нче челтәрне үреп бетерде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Илдә өлешчә мобилизация игълан ителү белән диярлек «Без бергә» штабында эшләр башланып китте. Монда стандарт челтәрләрдән башлаганнар иде. Хәзерге вакытта аларның 7 төре билгеле. Роман Епанешников аңлатканча, челтәрләрнең билгеләнеше бер — ул камуфляж (саклау), ә менә башкару техникасы һәм челтәрнең кулланылыш өлкәсе төрле.

«Челтәрнең зурлыгы — стандарт, 6×3. Аларны урман полосасы өчен дә, кырларда куллану өчен дә үрәләр. Моннан тыш, челтәрләрне үрүче осталар, тукымадан киселгән полосаларның төсенә бик зур игътибарар бирә», — дип аңлатты «Без бергә» гуманитар штабы координаторы Роман Епанешников.

Координатор бу штабта ике елдан артык ятьмә үрүче иң актив осталарны билгеләп үтте: Валентина Корнилова, Вера Иванова, Хәмзия Андреева, Татьяна Андреева, Шахла Малинина, Тамара Базыкина, Галина Сажина, Альфинур Миңнехаҗиева, Елена Шведчикова, Светлана Ларкина, Надежда Бурмистрова, Раиса Шулганова, Ирина Кандакова, Флюса Новикова. Бу гүзәл хатын-кызлар өчен көн саен ятьмә үрү яшәү рәвешенә әверелгән.

«600нче ятьмәне үрүебезгә ышана алмыйм! Бу бит бик зур хезмәт, без кызлар белән бу эшкә бик күп көч куябыз. Безнең челтәрләр махсус хәрби операция зонасында балаларның гомерләрен коткарсын иде. Без көн саен алар өчен дога кылабыз», — дип уртаклашты челтәр үрү буенча актив осталарның берсе Вера Иванова.

Әмма юбилейлы 600нче маскировка челтәре турында сөйләгәндә Алабуга районының Гари авылыннан Владимир Галанин турында әйтмәү дөрес булмас иде. Алтын куллы ир-ат та махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен маскировка ятьмәләре үрә.

Соңгы вакытта саклану өчен куелган челтәрләр генә түгел, ә FPI — дроннар өчен билгеләнгән «буш» челтәрләр дә актуаль. Мондый буш челтәргә эләккән пилотсыз очкыч куркынычсыз кына түгел, ә файдалы да була ала. «Мондый «тозакка» эләккән пилотсыз очкыч дошман турында күп мәгълүмат бирә ала», ‒ дип аңлата Роман Епанешников.

«Барс» яшьләр үзәге базасында урнашкан «Без бергә» штабына һәрвакыт ятьмә үрү буенча осталар һәм тегүчеләр кирәк. «Барс» гуманитар остаханәсенә теләсә нинди ярдәмне күрсәтергә була.