ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Татарстанда талпан кадалган 9 кеше – энцефалит, 22 кеше боррелиоз йоктырган

0

Талпаннарның активлык сезоны башланганнан алып Татарстан медицина учреждениеләренә урман бете кадалган 12 234 кеше мөрәҗәгать иткән. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр.

«Кешеләргә талпаннар күбесенчә урманда җиләк һәм гөмбә җыйганда, шулай ук табигатьтә ял иткән вакытта һөҗүм итә. Шулай ук бакчада хуҗалык эшләрен башкарганда да урман бете һөҗүменнән зыян күрүчеләр күп. Талпан, нигездә, зыян күрүчеләрнең шәхси профилактика чараларын үтәмәве сәбәпле кадалган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Көзге сезонга да карамастан, талпан кадалу ихтималы әле зур. Җылы һәм коры һава торышы аларның активлыгы сузылуга ярдәм итә.

Быел республикада талпан боррелиозының – 22, талпан вируслы энцефалитының тугыз очрагы теркәлгән. Алты очракта аларны – башка төбәкләрдә, ә өчесендә республиканың Бөгелмә, Зәй районнарында һәм Казан шәһәрендә йоктырганнар.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә искәртүләренчә, урманда, табигатьтә ял иткәндә һәм дача участокларында профилактика чараларын үтәүне дәвам итәргә кирәк.

«Ачык тоннардагы, тәнгә сыланып торган өс киеме, ябык аяк киеме киегез, башыгызга кияргә онытмагыз, бөҗәкләрне куркыта торган спрейлар кулланыгыз, һәр 10-15 минут саен үзегезне һәм иптәшегезне тикшерегез. Талпан кадалса, аны мөмкин кадәр тизрәк тартып чыгарырга яки якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Урман бетен тиз арада төрле талпан инфекцияләренә тикшерүләр үткәрелә торган лабораториягә алып килү зарур. Бу үз вакытында ашыгыч профилактика яки профилактик терапия үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», - дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.