ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Халыкара Олимпия комитеты Париждагы Олимпиадада чыгыш ясаячак 15 россиялене атады

0

Халыкара Олимпия комитеты Париждагы Олимпия уеннарында чыгыш ясарга рөхсәт алган россиялеләр исемлеген игълан итте. Анда барлыгы 15 фамилия кертелгән, диелә «Париж-2024» оештыру комитеты мәгълүматында.

Әйтик, анда йөзүче Евгений Сомов, батутта сикерүче Анжела Бладцева, велоузышчылар Глеб Сырица, Тамара Дронова һәм Алена Иванченко кергән. Исемлектә күрсәтелгән спортчыларның күпчелеге – теннисчылар. Алар - Роман Сафиуллин, Даниил Медведев, Павел Котов, Елена Веснина, Мирра Андреева, Екатерина Александрова һәм Диана Шнайдер. Тагын каноэларда узышучы өч спортчы бар: Олеся Ромасенко, Захар Петров һәм Алексей Коровашков.

Парижда Олимпиада быелның 26 июленнән 11 августка кадәр уза.