ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Казан Кремлендә начар ишетүче балалар өчен оештырылган инклюзив лагерь төгәлләнде

0

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында начар ишетүче үсмерләр өчен оештырылган җәйге музей лагере төгәлләнде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар көн саен музейларда булды, иҗади дәресләр һәм мастер-классларда катнашты, анда скетчингка өйрәнде, чәчәктән композицияләр төзеде, хәтта өчпочмаклар да пешерде. Шулай ук белем бирү блогы да каралган иде.

Җәйге музей лагеренда 14-17 яшьлек 10 үсмер катнашты. Алар өчен махсус футболкалар, кепкалар, яулыклар, эш блокнотлары әзерләнде. Программа дәвамында балалар белән махсус өйрәтелгән волонтерлар эшләде. Смена «Черек күл» паркында традицион пикник белән тәмамланды.

  • Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.