ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024

Иртәгә Казанда Россиянең иң көчле сикерүчеләре, көрәшчеләр һәм башка спорчылар чыгыш ясый

0

Су спорт төрләре сараенда Россиянең иң көчле сикерүчеләре, шулай ук башка ил спортчылары чыгыш ясаячак. Дүшәмбе көнне 10 метрлы биеклектән сикерү ярышлары уза, анда Россияне Европа чемпионы Никита Шлейхер һәм Олимпия уеннары призеры Александр Бондарь, Европа чемпионы Юлия Тимошинина һәм Виктория Казанцева тәкъдим итәчәк.

Шулай ук Европа чемпионаты җиңүчесе Ульяна Клюева һәм Надежда Трифонова, Бразилия, Венесуэла, Үзбәкстан һәм башка илләр спортчылары өч метрлы трамплиннан сикерү осталыгын күрсәтәчәк. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Баскет-холлда, Казан УНИКСының үз аренасында, баскетбол буенча ике төрле ярышның плей-оффында катнашучылар билгеләнә, анда спортчылар башта приставкада симулятор уйный, аннары реаль мәйданчыкка чыга. Бу вакытта җыелган очколар кушыла. БРИКС уеннарында 3кә 3 ярышында Россия баскетбол җыелма командасының төп составы, Сербия, Бразилия, Беларусь, Колумбия, Үзбәкстан командалары һ.б. чыгыш ясый. Матч 11.30 сәгатьтә башлана.

«Ак Барс» көрәш сараенда көрәшчеләр үз чыгышларын башлап җибәрә. Дүшәмбе көнне ир-атлар арасныда 10 үлчәү категориясендә беренчел ярышлар һәм ярымфиналлар уза. Көрәш 11.00 сәгатьтә башлана. Турнирда катнашучылар арасында дөнья һәм Европа чемпионы Абасгаджи Магомедов, Европа чемпионы Корбан Шираев, Европа чемпионаты призеры Али Рахимзаде (Азәрбайҗан) һәм башкалар бар.

Тамашачыларны мәдәни программа көтә. Барлык объектларда аниматорлар эшли. Шулай ук Баскет-холлда һәм Көрәш сараенда БРИКС Уеннарының фирма атрибутикасын, ярышларның талисманы леопард Бриксик йомшак уенчыгын сатып алырга мөмкин.