Сабаның Яңа Мичән авылында сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск ачылды
Бүген Сабаның Яңа Мичән авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск ачылды. Бу хакта https://saba-rt.ru/ хәбәр итә.
Бәйрәмгә авылның өлкәннәре, Мичән төп мәктәбе укытучылары һәм укучылары килде.
Авыл халкын Бөек Җинү бәйрәме белән Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев тәбрикләде.