ru24.pro
World News in Tatar
Май
2024

Чаллы балалар бакчаларына һәм хастаханәләренә җылылык җибәрәчәкләр

0

Чаллы балалар бакчаларына һәм хастаханәләргә җылылык җибәрәчәкләр. Бу һава температурасы төшүе белән бәйле. Бу хакта «Чаллы җылылык челтәрләре» компаниясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Шәһри Чаллы».

Кама балалар медицина үзәге, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм йогышлы авырулар хастаханәсе җитәкчелеге мөрәҗәгать иткән. Әлеге объектларга җылылык җибәрелгән инде.

Искәртик, Чаллы йортларында җылылыкны 22 апрельдә өзгәннәр иде.