ru24.pro
World News
Май
2024

Чиләбедә татар мәдәниятен яратучыларны милли проектлар финалына чакыралар

0

Чиләбедә «Татар кызы. Нәни энҗеләр», «Татар егете. Нәни батырлар», «Татар кызы. Яз чәчәкләре», «Татар егете. Шаян батырлар», «Татар кызы» милли проектларының финалы була. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендә «Чиләбе татарлары конгрессы» сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Татар мәдәниятен яратучылар һәм җанатарларны 31 майда 18:00 сәгатьтә Балалар филармониясе залында көтәбез (Чиләбе шәһәре, Солнечная ур., 5). Махсус кунак - җырчы, автор-башкаручы, баянчы Илнар Гыйльманшин. Сезне көтеп калабыз!»диелгән хәбәрдә.